Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем!

Әнием бүлмә гөлләре үстерергә ярата. Минем дә әнием кебек матур гөлләр үстерәсем килде.

Әниемнән сорап, интернеттан миләүшә гөлләрен үстерергә өйрәндем. Тиз генә үсеп китми икән шул миләүшәләр! Гөлнең икенче исеме сенполия икәнен белдем. Үсеп утырган гөлләрдән берешәр яфрак кисеп алдым да сулы стаканга тыгып куйдым. 18-20 көннән алар тамыр җибәрде. Унбиш көннән тамыр җибәргән яфракларны сыйфатлы туфраклы гөл савытларына утырттым. Ә тагын ун көннән яшь яфраклар күренде! 
Гөлләремне күзәтеп кенә тордым. Җиде ай дигәндә гөлләрем чәчәккә бөреләнде! Әлеге гөлләрнең сортлары күп икән. Алсу төстәгеләре чәчәкләрен бераз озаграк көттерде. Мин аларны тәрбияләп торам: вакытында су сибәм, иске яфракларыннан арындырам. Урамда әле кыш, ә гөлләрем, безне сөендереп, шау чәчәктә утыра, кәефебезне күтәрә, өебезгә ямь бирә.
Сылу Солтанова,
 Мөслим гимназиясе укучысы.
Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев