Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Венерадан – соус

Газетабызда басылучы аш-су рецептларын Мөслимгә кайткан кунаклар да бик яратып укый һәм куллана.

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Туймазы кызы Венера Пупова да безгә бик тәмле соус рецептын юллаган. Әлеге соус макарон, спагетти өчен заправка буларак та кулланыла. Макарон иң гади һәм популяр гарнирларның берсе булып санала. Венера тәкъдим иткән соус бу төр ризык өчен иң яхшы тәмләткеч булачак.

Кирәкле ингредиентлар: 3 кг помидор, 6-7 теш сарымсак, 7-10 данә кызыл болгар борычы, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз. Әзерләү тәртибе. Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Борычны саламлап кисәбез, сарымсакны пресста изәбез. Помидорларны 25 минут уртача утта пешерәбез, аннары борыч өстибез һәм тагын 10 минут кайнатып алабыз. Барысын бергә кушып пешерәбез, катнашмага тоз, шикәр өстибез һәм тагын 5 минут кайнатабыз. Соус пешеп җитте дигәндә сарымсак өстибез һәм тагын бер кат кайнатып чыгарабыз. Әлеге массаны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырырга кирәк.

Тәмле булсын!

Фото Изображение от atlascompany на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев