Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сырник рецепты

Бүген сырник ясау серләре белән уртаклашабыз.

Гаиләгез чәй табынына җыелгач, якыннарыгызны сыйлар өчен бик тәмле ризык.

Сырник пешерү өчен 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 4-5 аш калагы он, 2-3 аш калагы шикәр комы, майда пешерү өчен көнбагыш мае кирәк.

Тирән савытта эремчекне яхшылап изәбез, болгатабыз. Аннан соң шунда әзерләнгән шикәр комын, йомыркаларны кушабыз һәм тагын бер тапкыр яхшылап болгатабыз. Масса сыек булмаска тиеш. Сырник ясау өчен массаны калак белән алып, онлы савытка салабыз һәм шарчыклар әвәлибез.

Уртача утка куелган майга, бераз яссыландырып, шарчыкларны салабыз һәм, савытның капкачын каплап, әзер булганчы пешерәбез. Сырникның икенче ягын пешергәндә, капкачны каплап тормыйбыз. Кыздырган арада сырникларны ике-өч тапкыр әйләндереп алырга кирәк. Алар күпереп, тигез булып пешәчәк. Сырникларны шулай ук духовкада яисә парда да пешереп була.

Оннны күбрәк салсаң, сырник камыры каты була. Бу очракта сырникларны юеш кул белән дә ясарга мөмкин. Сырниклар тигез, шома булсын өчен, әзер шарчыкларны, бераз изеп, онда әвәләп, кырыйларын стакан ярдәмендә тигезләп кисәргә дә була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото - Изображение от timolina на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X