Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Мәгариф

2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак билгеләп үтелде, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләрнең күпкырлы эшчәнлеге аерым игътибар үзәгендә булды.

Районда 11 – төп, 2 башлангыч мәктәп, 11 балалар бакчасы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп, 3 өстәмә белем бирү оешмасы эшли. Мәгариф учреждениеләрендә 380 укытучы һәм 77 тәрбияче хезмәт куя. 

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарында ике предметтан 200 балл җыйган тугыз укучы арасында Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлева да бар. Ул бүгенге көндә медицина университетында белем ала. Аңа белем биргән Венера Семенова һәм Ләйсән Бариева – Татарстан горурлыгы.

Фән олимпиадаларында да укучылар сынатмады: региональ, республика һәм халыкара олимпиадаларда 5 җиңүче һәм 57 призлы урыныбыз бар.

Мөслим лицее һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе республикабызның 31 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керде. Мөслим гимназиясендә педагогика һәм психология буенча профиль алды сыйныфы ачылды, медицина нигезләре дә өйрәтелә башлады. “Миләшкәй” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, 500 мең сумлык грант отты.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт узды. Лагерьга керү өлеше, сак хезмәте бинасы ясалды, ашханә, йокы, медицина бүлмәләре ремонтланды һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Электр, канализация системалары алыштырылды.

“Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Олы Чакмак мәктәбендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылды.

Мөслим гимназиясенең 7б сыйныфы ата-аналар комитеты, балалар һәм сыйныф җитәкчесе Чулпан Хәйруллина белән берлектә, “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесендә икенче урынга лаек булды. Җәен укучылар Анапа шәһәрендә ял итте.

Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина “Балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесендә җиңү яулады. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Хәсәнова “Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе” республика конкурсы лауреаты булды. Инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүгә иреште. Ул Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” гранты кысаларында республикабызның иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде һәм Стамбул шәһәрендә Халыкара педагогик белем бирү үзәгендә стажировка үтте. 

Районда туган телдә белем бирүгә, ана телен укытуга игътибар зур. Мари Бүләр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галина Абдулаева – “Туган тел һәм якшәмбе мәктәбе укытучылары” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында, математика укытучысы Эльвира Мирсалихова “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә җиңүгә иреште. Күбәк урта мәктәбе укытучысы Дилбәр Гарифуллина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Алдагы уку елында бер халыкара, алты республика призеры әзерләгән Мөслим лицее укытучысы Чулпан Ситдыйкова “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм” республика грантына ия булды. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев