Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарга җыелды

Түбән Табын интернат-мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары оештырылды.

Кичә Түбән Табын интернат-мәктәбендә "Янартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында метапредмет нәтиҗәләрне формалаштыруда бердәм педагогик алымнар" темасы астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан  Хаҗиева 8  сыйныфта " Җөмләнең баш кисәкләре" темасына ачык дәрес күрсәтте. Технология укытучылары Гүзәл Хәлимова "Изүне татар орнаментлары белән бизәү", Рушания Әхмәтҗанова. "Эпоксид сумаласыннан эшләнмәләр" дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары Фидания  Шәмсетдинова  һәм Резеда Минһаҗева укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә традицион булмаган материал буларак слайм ясау серләренә өйрәттеләр. Гаилә елы уңаеннан Гөлназ Сәйфуллина һәм Гөлия Садертдинова "Гаилә тәрбия учагы" темасына" Могҗизалар кыры" уены оештырдылар. Чара азагында Илмира Гәрәева  җитәкчелегендәге" Маҗара" балалар театры бер пәрдәлек" Серле таш" исемле сәхнә әсәрен сәхнәләштерде. Семинар тәрбияви, мавыктыргыч һәм кызыклы үтте, - дип язалар Түбән Табын  интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын  интернат-мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев