Табигатьне саклау кечкенәдән башлана
Мөслимнең «Кояшкай» балалар бакчасында экологиягә багышланган тәрбияви дәресләр атналыгы бара
Аның төп максаты — нәниләрне табигатькә сакчыл карарга өйрәтү, аларда җаваплы экологик тәртип формалаштыру.
Бу көнне балалар тәрбияче Резеда Мөхәмәтова белән бергә табигатьне саклау кагыйдәләрен кабатладылар. Нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый? Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк? Нәниләр бу сорауларга җавап эзләделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Балалар белән чүп-чарның күпләп җыелуы экологик проблемаларга китерергә мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.
Ә иң кызыклы өлешләрнең берсе — чүп пакетларыннан ясалган киемнәр күрсәтү булды! Көнкүреш калдыклары дип кенә караган гади пакетлардан да матур итәк һәм чалбар ясап була икән. Нәни модельләр үзләренең «экоколлекция»ләре белән тамашачыларны да сөендерде.
Балаларга табигатьнең тиңсез хәзинә булуы турында мультфильм да күрсәтелде.
Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларның тере табигать турындагы белемнәрен ныгыта, экологик аңын формалаштыра һәм сүзлек запасын баета.
Табигатьне ярату һәм саклау гадәте дә кечкенәдән башлана. Бүген нәниләр алган гади күнекмәләр иртәгә аларны табигатьнең чын яклаучылары булырга өйрәтер.
Нет комментариев