Остазларның әйтер сүзе бар
Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә шушы исем астында бик матур очрашу узды. Укытучы һәм остаз елы кысаларында үткән очрашуда лаеклы ялдагы һәм бүгенге көндә эшләүче директорлар катнашты.
Остаз ике буынны, үткән белән бүгенгене бәйли, яшьләргә фатиха бирә. Мәгариф өлкәсендә бу бигрәк тә ачык күренә. Укытучы – борынгы һәм иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучы булып эшләү өчен сәләт, сабырлык, зирәклек, балаларны чын күңелдән ярату һәм тагын бик күп сыйфатлар кирәк. Бүгенге чорда бигрәк тә. Очрашуда сүз менә шулар хакында барды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина:
– Бүгенге очрашу минем күңелемдә зур дулкынлану уятты, күңелем тулды. Ветераннарыбызның янәшәдә булуыннан, аларга карата ихтирам шундый хисләр уятты. Бу чараны үткәрү уе аксакалыбыз Мирзанур ага Галимов белән очрашкач туган иде. Ниһаять, без бүген бер өстәл артына җыела алдык. Без әле дә сезгә еш мөрәҗәгать итәбез, киңәшләр сорыйбыз, фикерләрегезне тыңлыйбыз. Бүгенге очрашуда, хөрмәтле өлкән коллегаларыбыз, үзегезнең чордагы эш алымнары, тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде. Әлбәттә, элекке белән бүгенге мәгариф методикасы аерыла, әмма сезнең акыллы фикерләрегез, тәкъдимнәрегез һәм уйларыгыз безнең өчен бик кадерле һәм кирәкле! – диде.
Укытучы хезмәте бик авыр. Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, үзгәрешләр укытучыдан зур җаваплылык, белем таләп итә. Лилия Хәбибуллина бу хакта: “Районда һәр укытучы, һәр тәрбияче заман белән бергә атлый, һәр балага шәхси якын килеп эшләргә тырыша. Безнең төп бурычыбыз – һәр балага: “Без синең белән бергә, янәшә атлыйбыз”, – дигән фикерне җиткерү” – диде. Очрашуда катнашучылар да шушы фикерне ассызыклады: укытучы һәм әти-әни бергә эшләгәндә, үзара аңлашу һәм хөрмәт булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була.
Тулырак "Авыл утлары" газетасында укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев