Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Милләтем горурлыгы

Милләт горурлыгы булу авырмы? “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” муниципаль бәйгесендә балалар шушы сорауга җавап эзләде. Бәйге туган телен, милләтен яратучы балаларны бер сәхнәгә җыйды.

Бәйгенең гаилә елында үткәрелүе игътибарга лаек, чөнки туган телдә сөйләшергә әти-әни өйрәтә. Милли гореф-гадәтләр белән дә бала гаиләдә таныша. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да баланың милләт горурлыгы булып үсүендә гаиләнең зур роль уйнавын билгеләп үтте.

– Быел бәйге балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да бергә җыйды, чөнки бала тәрбиянең нигезен гаиләдә ала, туган телен, үз милләтенең гореф-гадәтләрен өйрәнә.  Без ышанабыз: һәркайсыгыз үз милләтенең киләчәге, горурлыгы булыр, – диде ул. 

Бәйгенең беренче турында 50гә якын бала чыгыш ясаган. Мөслим гимназиясе базасында үткән финалда 14 бала катнашты. Аларның җидесе балалар бакчасында тәрбияләнә, җидесе мәктәптә укый.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев