Илсур Һадиуллин: Хәзерге заман татар теле укытучысы телебезнең төзеклеген сакларга тиеш
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнүен билгеләп үтте
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия "Туган тел" форумының пленар утырышында хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнүен билгеләп үтте. "Ул алдынгы фикер иясе һәм омтылышлар үрнәге буларак туган телебезнең горур урынын, сафлыгын, төзеклеген сакларга хезмәт итәргә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте ул форум делегатларына.
Министр киң мөмкинлекләр, заманча шартлар да булдырылганын әйтте. "Федераль закон тарафыннан туган телдә белем алу, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә сакланды", - диде.
Илсур Һадиуллин татар теле укытучысының өстәл китабының әһәмиятен әйтте. "Әлеге китапта мөгаллимнәр өчен укыту һәм тәрбия эшендә һәрвакыт кирәк булган мәгълүматлар тупланды", - диде ул. Шулай ук туган телләрне өйрәнү гаризалар нигезендә гамәлгә ашырылуын искәртеп үтте. "Милләтпәрвәр дип күкрәк кагасың икән, рәхим итеп гаризаңны яз, туган телеңне сайла, өйрән!" -ди министр.
"Бу юнәлештә ата-аналар белән аңлату-агарту эшләрен алып бару бик мөһим. Әлеге мәсьәлә мәктәпкә йөкләнелде дисәк тә хата булмас", дип билгеләп үтте министр.
"Ата-аналар үз балалары өчен сыйфатлы белем һәм тәрбия тели, мәктәпнең җиһазланганын, ә мөгаллимнәрнең тәҗрибәлесен сайлый. Шушы нисбәттән мин, хөрмәтле мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Ата-аналар игътибарын сез үз авторитетыгыз белән яулап аласыз һәм алар сезнең җитди дәлилләрегезгә колак сала. Бар көчегезне шушы агарту һәм хезмәттәшлек эшенә юллавыгызны сорыйм", диде Илсур Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев