«Ел укытучысы» конкурсының муниципаль бәйгесе үтте
Декабрь башында мәктәп укытучыларының һөнәри бәйгесе - «Ел укытучысы» конкурсы үткәрелде.
Декабрь башында мәктәп укытучыларының һөнәри бәйгесе - "Ел укытучысы" конкурсы үткәрелде.
Аның нәтиҗәләре билгеле булды.
Бәйгенең җиңүчесе - Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Әхмәтшина.
2нче урында - Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы - Ләйсән Фәхертдинова.
3 урын Олы Чакмак төп мәктәбе укытучысы Мөнәвир Нәгыймовка бирелде.
Бәйгенең лауреатлары:
Рузилә Гәрәева, Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Фәридә Файзырова, Түбән Табын төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Светлана Арефьева, Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Светлана Хаҗиева, Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Елизавета Митюшкина, Яңа Усы төп мәктәбенең география укытучысы;
Римма Хәсәнова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
"Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче - Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Ринат Әгъләмов.
Фотода - бәйгенең муниципаль этабы мизгелләре. Мәгариф идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев