Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала рәсеме нәрсә сөйли?

Рәсем ясарга яратмаган бала юктыр. Ә рәсемнәрнең баланың эчке халәтен күрсәтүен күпләр белми­дер. Баланың рәсемнәре нәрсә турында сөйли? Шул хакта район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бак­часы психологы Гөлнара Фәрхетдинова белән сөйләштек.

– Гөлнара Рәсимовна, бала рәсемнәре нәрсә сөйли?

– Үзләренә ышанма­ган балалар рәсемне кәгазь битенең бер почмагына гына ясый. Детальләрне әледән- әле бозгыч белән бетерәләр. Икеләнеп кенә ясалган рәсемнәр баланың үзенә бәясе түбән булуын күрсәтә.

– Балаларның күбесе рәсемнәрендә гаиләсен сурәтли – әтисе, әнисе, бала үзе. Аларның ничек сурәтләнүе мөһимме?

– Күпләр әтиләрен зур, көчле итеп күрсәтә. Кайберәүләрдә әти сурәте аль­бом битенең иң зур өлешен алып тора. Юкка түгел, әтинең гаиләдә тоткан урынына бер ишарә ул. Рәсемдә әни кеше читтәрәк торса, әтидән бик күпкә кечерәк тә бул­са, димәк, әнинең гаиләдәге роле дә бик кечкенә. Гаиләдә әни сүзе мөһим түгел димәк. Әтисе әнисен кыерсытса да, бала әнисенең сурәтен бик кечкенә итеп ясый.

– Кайвакыт сабый апа-абыйсын яки эне- сеңелләрен ясамый. Әти- әнисе белән үзе генә сурәтләнгән рәсем турын­да нәрсә әйтерсез?

– Гаиләне сурәтләгәндә кемнедер төшереп калдыр­са, бала тормышында әлеге туганы бернинди дә роль уй­намый, дип аңларга кирәк. Эне-сеңелләреннән көнләшсә дә, ул аларны “онытып” кал­дырырга мөмкин. Сурәт төшергәндә булса да. Димәк, бала әти-әнисен туганнары белән бүлешергә теләми.

– Гөлнара Рәсимовна, рәсемдә сурәтләнгән кешенең аяк-куллары, башы, башка әгъзаларының формасы әһәмиятлеме?

– Әлбәттә. Башның ин­теллект символы булуы сер түгел. Зур баш акыл үсешен күрсәтә. Яклауга мохтаҗ бала, һичшиксез, рәсемдәге “үзенә” баш киеме кидерә. Колаклар ишетә һәм тыңлый белүне аңлата. Тәнкыйтьне кабул итмәүче балалар яса­ган кешеләр, гадәттә, колак­сыз була. Авыз үз фикерен әйтә белә торган, үзен яклый ала торган балалар рәсеменә хас. Тешләре күренеп торган авызлы кешене агрессив ба­лалар ясый.

– Куллары аяклары­на кадәр җиткән кеше рәсемнәре нәрсәне аңлата?

– Куллар дөрес үлчәмдә ясалса, бала җитез һәм фи­зик яктан нык дип уйларга кирәк. Чамадан тыш озын куллар ясаган баланы өйдә кыерсыталар, дигән сүз. Кул­лар башкалар белән элемтә урнаштыра алу сәләтен ача. Үз-үзенә ышанмаган балалар рәсемендә куллар кесәгә ты­гылган яки артка яшерелгән була. Зур күзләр куркуны, шомны чагылдыра. Аяклар тормыштагы терәк турында сөйли. Бала бәйсез булырга теләсә, озын аяклар ясый.

– Гөлнара Рәсимовна, кайбер балалар матур өйләр, патша сарайлары ясарга ярата. Төзелеш биналары бала рәсемнәрендә нинди роль уйный?

– Бала рәсемендә ябык ишекләр, ябык сарайлар күп булса, гаиләдә бу баланы күп нәрсәдән тыеп килүләренә ишарәли. Ишек-тәрәзәсез өйләр баланың якыннары белән уртак тел таба, арала­ша алмавын, кыюсызлыгын күрсәтә. Өйнең тәрәзәләре күбрәк булса – өйдә тыныч ат­мосфера хакимлек итә, дигән сүз.

– Кызлар гына түгел, кай­бер малайлар да чәчәкләр ясый...

– Кызларның чәчәк яса­вы, матурлыкка тарты­луы аңлашыла. Наз, ярату җитмәгәндә ир балалар да чәчәк ясый. Әти-әнигә бу оч­ракта балаларына җылылык, ярату һәм игътибарны күбрәк бирергә кирәк.

Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев