Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар белән очрашу үткәрелде

1 декабрь көнне мәгариф идарәсе Мөслим лицеенда 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен 2024 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләренә багышланган очрашу үткәрелде.

Чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, аның урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова 2024 елда имтихан бирүдә булган үзгәрешләр белән таныштырдылар, дәүләт йомгаклау аттестациясенә булган таләпләргә тукталдылар. Видеоэлемтәгә кереп, узган елларда 2 фәннән 100 балл җыйган Баянов Шамил белән имтиханга әзерләнү серләре турында сөйләштеләр, Лиана Исмәгыйлева да укучыларга булган теләкләрен видеоязма аша җиткерде. Лиананың әнисе - Гөлчәчәк Фирдәвесовна әти-әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Чараны мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова файдалы психологик киңәшләр белән тәмамлады", - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән. 

Фотолар - мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев