Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Наилә Хөснетдинова район хастаханәсендә табиб-эпидемиолог булып эшли

– Ак халаттан йөрүче медицина хезмәткәрләренә кечкенәдән үк гашыйк мин. Мәктәптә укыганда, һичшиксез табиб булачакмын дигән карарга килдем. Хыялымны тормышка ашыру өчен барысын да эшләдем. Һөнәр сайлаганда сыйныф җитәкчесенең киңәшләренә дә колак салдым. Гаиләбездә, туганнарым арасында медицина өлкәсендә эшләүчеләр булмаса да, бу һөнәр миңа бик якын, – ди табибә.

Наилә Хөснетдинова тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә хыялын тормышка ашыра. Ул Казан медицина университетының эпидемиология факультетын тәмамлый. Югары уку йортының соңгы курсында укыганда, туган ягы Ютазыга кайтырга ниятләп, район хастаханәсенә резюме җибәрә. Яшь белгечне район хастаханәсенә эшкә чакыралар.

Наилә Шамесовна бүгенге көндә Мөслим районында эпидемиологик хәлнең тотрыклылыгы өчен җаваплы. Вируслы инфекцияләр таралуына юл куймау – эшенең төп максаты. Табиб-эпидемиолог халык арасында аңлату эшләре алып бара.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 8 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Н. Хөснетдинованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев