Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдыздан – чәкчәк

Татарның милли ризыгы чәкчәк – бәйрәм-мәҗлесләрдә табын күрке. Мөслимдә яшәүче Йолдыз Зәкиевадан сезгә авызда эреп торучы чәкчәк рецептын тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: бер дистә йомырка, чәй содасы, уксус, он. Баллау өчен: 50 мл су, 100 г шикәр комы, 400 г бал. 
Йомыркаларны кабыгы белән туңдыргычта туңдырырга кирәк. Йомыркалар салкында никадәр озаграк торса, төш шулкадәр уңачак. 

 

Эш тәртибе: йомыркаларны туңдыргычтан алып җебетәбез һәм блендер белән әкрен генә изәбез. Аннары ак төскә кергәнче “венчик” белән күпертәбез. Бер чеметем чәй содасын уксус белән сүндереп йомыркага кушабыз, болгатабыз. Иләнгән онны әз-әзләп массага салабыз. Агач калак белән болгатсаң, яхшырак була. Камыр токмачныкыннан күпкә йомшаграк булырга тиеш. Озак туглаганда, камыр уңачак. Өстен каплап, ярты сәгать ял иттерәбез. Ул арада төш пешәчәк майны кайнатып, суытып алабыз. Камырның бер өлешен калак белән онлы кунага төшерәбез. Токмач кебек, ләкин калын итеп җәябез дә, төш кисәбез. Майга салып пешереп карыйбыз. Төшләр, майга салгач, ак төскә кереп күтәрелсә, май әзер дигән сүз. Май салкын булса, төшләр май эчә, кайнар булса, ярылып китәчәк. Төшләребезне болгата-болгата пешерәбез, алтынсу төскә кергәч, алабыз. 
 

Төшләрне чәкчәк итеп өяр өчен бал ясыйсы гына калды. Су белән шикәр комын кайнатып чыгарабыз, бал өстибез, уртача температурада кайнатабыз. Әзерлеген салкын суга тамызып карыйбыз. Масса суда җәелмәсә, бал әзер дигән сүз. Әзер бал белән төшләрне өеп куябыз! 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев