“Җылылык” операциясе башланды
Гадәттә көзге-кышкы чорда узучы “Җылылык” операциясе башланды.
Аның кысаларында оешма-предприятиеләрдәге җылылык системалары, котельныйларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә әзер булуы тикшерелә. “Ел саен җылылык чоры башлану белән торак секторда янгыннар саны арта. Төп сәбәбе – электр җиһазларын һәм мичне җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Оешма-предприятиеләр генә түгел, шәхси йорт хуҗалары да куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмасыннар иде”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Ренат Идиятуллин.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев