Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ягсуп Мортазиннан дүртьюллыклар

Рәхмәтлемен “Әлифба”га “Уку китабы” белән. Алар биргән изге сабак: Телемне камил беләм.

Тормыш юлы сикәлтәле,

Кемдер абына.

Абынганны тәпәләүче

Һәрчак табыла.

***   

Рәхмәтлемен “Әлифба”га

“Уку китабы” белән.

Алар биргән изге сабак:

Телемне камил беләм.

***

Гомер аты ярсып чаба һаман,

Артта тузан, алда томан.

Тузан белән томан арасында

Безнең гомеркәйләр узган.

***

Сокланма тауга да,

Ялгызлык тауда да.

Ялгызлык газабы –

Ул гомер азагы.

***  

Бирсә телеңә ачкыч,

Күтәрелергә баскыч.

Булса арттан этүче –

Шулар түрә итүче.

***

Сызгыр, егет, сызгыр, егет,

Сызгырсаң, җил исә ул.

Сызгырып йөргән буйдаклар

Авыл саен дистә ул.

***    

Ашын ашап, яшен яшәсә дә,

Көтеп ала бабай һәр җәйне.

“Һәр гамәлнең үз нәүбәте”,– дип,

Сабыр гына көтә әҗәлне.

***   

“Без булдырабыз!” дигәне –

Татарларның шигаре.

Эшлекле дә, эшлексез дә

Кабатлый хәзер аны.

***

“Оптимизация” диләр,

Әллә ул бер канунмы?

Мәктәпләрне  ябалар да

Бетерәләр авылны.

***        

Күп төрле була буйлар,

Хыяллар, даһи уйлар.

Туйда зарур матурлык,

Яу кырында – батырлык.

***   

“Сөеклем”, – дисәм,

Сөенә.

“Яратам”,– дисәм,

Бии дә.

***   

Зур залда тантана

(Түрә бит, ни дисәң дә!)

Рәхмәт  укый  һәммәсе дә

“Үзе теләп” киткәнгә.

***

Кимчелекне “күрмә” дә,

Тел тидермә түрәгә.

“Демократия” дип,

Булмаганны сүләмә.

***   

Күп минем кардәшләрем,

Ишле каләмдәшләрем.

Каләмдәшләр уйлата,

Кардәшләрем юата.

 

Ягсуп Мортазин.

Бөгелмә шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев