Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаталардан, ялгышлардан сакла баламны, Ходаем!..

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы үтте.

Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышының көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде.

Җәйге чорда балаларның ялын оештыру, эшкә урнаштыру буенча чыгышлар тыңланды. Социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм күзәтү буенча эш барышы, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаять кылу очраклары анализланды.
Сигез ай дәвамында балигъ булмаганнар буенча төрле өлкәләрдән 14 сигнал кергән. Нәтиҗәдә алты гаилә исәпкә куелган, аларда сигез бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә 13 гаилә (22 бала) исәптә тора.

Өлкән сыйныф укучысы классташы белән сугышкан. Сугышкан дигәч тә, егет сүзләренә караганда,  “берне менеп төшкән”. Начар юлда йөрүчеләрдән түгел югыйсә, мәктәп биргән характеристикасы да әйбәт. Шулай да шукланган чаклары күп, ди укытучылар. “Була торган хәл. Егетләр сугышмый гына үсми инде”, – дияр кайберәүләр. Шулай да соң, тик бер ялгыш гамәлнең язмышка кара тап ясавына да мисаллар шактый. Балигь булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә кергән һәр сигнал вакытында тикшерелергә тиеш. Егетнең комиссия каршына беренче тапкыр басуын истә тотып аңа кисәтү ясалды. Әмма мондый хәл тагын кабатланган очракта, әти-әнигә штраф түләргә туры киләчәк.

Римма Афзалова

Фото – “Татар-информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев