Халыкара сукырлар көне
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер итүче өлкәннәргә концерт үткәрделәр
Әлеге дата кешеләрнең игътибарын сукырайган һәм авыр тормыш хәлендә калганнарның проблемаларын хәл итүгә юнәлтү максатыннан барлыкка килгән. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, күз күреме начарайган, яисә бөтенләй күрмәүчеләрне хөрмәтләү, игътибар күрсәтүне күздә тотып, чара узды. Культмасса эшләрен оештыручы Гөлзәрия Шакирова катнашучыларны халыкара сукырлар көне барлыкка килү тарихы, күрү бәхетеннән мәхрүм булып та күп нәрсәгә ирешкән, дөньякүләм танылу алган шәхесләр белән таныштырды.
Караңгылык чорнап алган дөньяда яшәргә насыйп булып та юмор хисен, җыр-моңга мәхәббәтен югалтмаган баянчыбыз Михайлов Владимир Борисович бәйрәмнең бизәге булды, чарада катнашучылар баян көйләрен тыңлап кинәнделәр. Чарага чакырылган, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, баян,гармун,тальян телләрен биетүче Фәнис Абдуллин, язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәгариф хезмәткәре, халык уен коралларында оста уйнаучы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, халык җырларын оста башкаручы Фиразия Сәрвәрова да социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның күңелләрен җылы хисләргә төрделәр.
Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев