Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урамнарына велосипедчылар чыкты

Бу көнне район башлыгы да, баш табиб та, мәктәп директоры, укытучылар, башка хезмәткәрләр, пенсионерлар, өлкәннәр һәм яңа тәпи баскан сабыйлар да спортчыга әйләнде.

Кеше эштән кайткач бушап һәм берарага тынып калган Мөслим урамына велосипедчылар чыкты. Традицион велойөреш хәрәкәт итүнең бу чарасын үз итүчеләрне берләштерде. Бу көнне район башлыгы да, баш табиб та, мәктәп директоры, укытучылар, башка хезмәткәрләр, пенсионерлар, өлкәннәр һәм яңа тәпи баскан сабыйлар да спортчыга әйләнде.

Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештырган быелгы велойөреш 30 июльдә билгеләп үтелүчеХалыкара дуслык көненә багышланды. Старт бирелүгә велосипедчылар алдан төзелгән маршрут буенча кузгалдылар. (Аларга иярә алмаган нәниләр өчен аерым программа төзелгән иде. Балалар әниләре белән төрле уеннар уйнап калды). 8 километр озынлыктагы юлның башы – “Мөслим йөрәге” скверы. Урамнарда юл хәрәкәте иминлеген ЮХИДИ хезмәткәрләре тәэмин итте. Чараның максаты беренчелеккә узышу түгел. Шулай да “Кояшлы Ык” яр буе зонасындагы велосукмакларда педальләрне тулы көчкә әйләндерүчеләргә ирек иде. Стажлы велосипедчылар да, руль артына шушы бәйрәм хакына гына утыручылар да транспортның бөтен егәрлеген файдаланырга тырышты.

Кичке як булса да, көн кызуы сүрелмәгән иде. Тирләп-пешеп кабат “Мөслим йөрәге”нә кайтып җитүчеләргә иң элек су һәм арбуз тәкъдим иттеләр аннан соң нәтиҗәләрне игълан иттеләр. “Иң кечкенә велойөрешче” номинациясендә беренчелек маршрутны әтисенең велосипеды алдына көйләнгән утыргычта узган 1,2 яшьлек Булат Идиятуллинга бирелде. Иң өлкәне исә – узган ел да шушы исемгә лаек булган Йөзекәй Үтәбаев. Гимназия коллективы “Иң актив оешма” буларак билгеләнде. “Велогаилә” исеменә спортчылар гаиләсе, шулай ук узган елгы лидерларЧулпан һәм Рамил Морзахановлар лаек булды. Билгеләп үтелгәннәргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлеге дә әзерләгән иде.

– 6 яшьлек улым велосипедта үзе генә киткән иде, ничек микән? – дип борчылып көтте велосипедчыларны коляска тарткан бер ханым. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров берүзе велойөрештә катнашкан, әмма велосипеды ватылган 6 яшьлек Ихсан Нәбиевкә дә бүләк тапшырды. Шул борчылып торган әнинең улы булды микән, белмим: бүләген алган малай велосипедчылар арасына кереп югалды. Ә алар күп иде. “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре алып барган теркәү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, велойөрештә барлыгы 274 кеше катнашкан (узган ел – 100дән артык).

Бу көнне кәрәзле телефоннарга фотога төшерүчеләр бик күп булды. Велойөрештән кәрәзле телефон аша туры эфир алып баручылар да булган хәтта. Илшат Яббаров катнашучылардан интервью алырга да җитешкән. “Бер ханым бик әкрен баргач, кызыксынган идем. Ул: “Бик күп кыяр тозлаган идем, шулар турында уйлап барам”, – дип әйтте”, – диде. Әлбәттә, монысы кызык өчен генә. Ә инде чара белән кызыксынучылар күпләп фотоларны “Мөслим-информ” сайтыннан (интернет челтәрендә аның адресы – www.muslumirc.ru) карый ала.

Фотога төшерү өчен велойөрешчеләр артыннан велосипедта чабып йөргән

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велопробег велойөреш