Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Урман иле"ндә сезон тәмамланды

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә балаларны ял иттерү кампаниясе төгәлләнде.

Җәй дәвамында барлыгы өч сменада 220 бала вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар. Беренче сменада көннәр бераз салкынча һәм яңгырлы торса да, калган сменаларга чып-чын кызу җәй килде. Төрле яшьтәге, төрле мәктәпләрдән җыелган малайлар-кызлар тиз арада дуслашып өлгерделәр. Вожатыйлар алар өчен кызыклы чаралар оештырдылар Спорт уеннары интеллектуаль ярышлар белән алышынды, күңелле эстафеталар мавыктыргыч әңгәмәләр белән үрелеп барды. Оешма-учреждениелардан килгән хезмәткәрләр дә истә калырлык чаралар үткәрделәр. Лагерьнең соңгы төнендә зур учак кабызылды, балалар иң истә калган мизгелләрне кабаттан күңелләрендә барладылар. Санаулы көннәр тиз уза. Балалар алдагы елда да очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Әле җәйнең тагын бер ай ялы бар. Теләгән кеше тагын берәр шәһәр тирәсенә лагерьга бара ала, әти-әни белән чит илгә яки үзебезнең илнең җылы якларына юл тотарга мөмкин, яки инде тыныч кына үз өеңдә әти-әниеңә булышып, җиләк-җимеш җыеп, бакча утап, китап укып та уздырырга була. Ничек булса да, иң мөһиме – сау-сәламәт булып, кабат мәктәп стеналары арасында очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев