Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай урамында “Печән базары” ачылды.

Бүгеннән бу павильоннар һәр көнне райондашларыбызга сәүдә хезмәте күрсәтәчәк.

Мөслимдәге Тукай урамында узган ел Тукай паркы ачылган иде. Әлеге урамдагы урта мәктәпкә дә Габдулла Тукай исеме бирелде. Милләт язмышы өчен җан атып яшәгән бөек шагыйребезне олылау, аның рухи мирасын мәхәббәт тәрбияләү масатында башкарылды әлеге матур эшләр. Тукай темасын дәвам итеп, быел әлеге урамда “Печән базары” да ачылды.

Узган елдан бирле буш торган өч сәүдә павильоны хакында халыкта төрле сүзләр йөрде. Кемдер анда базар була, кемдер ит сату урыны була икән дип тә сөйләде. Узган атнада барлык уйдырмаларга нокта куелды. Әлеге павильоннар райондашларыбызга хезмәт күрсәтә. Беренчесендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Түбән Табын итернат мәктәбендә һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр, төрле сувенирлар сатыла. Төрле картиналар, чигелгән, бәйләнгән әйберләр, үреп ясалган төрле бүләкләр дә тәкъдим ителә. Күңелегезгә ошый икән, сатучылар аларны сезгә матур итеп төреп тә бирә.

Икенче павильонда районнан читтә дә танылу ала баручы “Мөслим-продукт” бренды астында әзерләнгән азык-төлек товарларын алырга мөмкин. Биредә төрле камыр ризыклары, каклар, үлән чәйләре алырга мөмкин.

Өченче павильон Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы карамагына бирелгән. Студентлар камыр ризыклары, чәй-кофе белән сату итәләр. Камыр эчендәге сосиска, пиццадан да авыз итеп булачак.

“Печән базары” ачылу тантанасында мөслимлеләрнең шатлыгын муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да уртаклашты:

– Узган ел бу мәйданга “Печән базары” дип исем кушкан идек. Исеме булды, ә базары – юк. Бүгеннән бу павильоннар һәр көнне райондашларыбызга сәүдә хезмәте күрсәтәчәк. Биредә кайнар чәй эчеп, сусауны басарга, утырып ял итәргә дә була. Кунакка баручылар өчен Мөслим күчтәнәче дә, балалар кулы белән эшләнгән истәлек бүләге дә янәшәдә генә. Киләчәктә, шушында ук ярминкә урыны ясап, райондашларыбызга үз хуҗалыкларында җитештергән продукларны сату мөмкинлеге тудырырга ниятлибез. Җирлегебездә башкарылган матур эшләребезгә, уртак хезмәтебезгә карап сөенәм. Җирлегебезне матурлау, яшәү өчен уңай шартлар тудыру максатында куйган тырыш хезмәтләре өчен мөслимлеләргә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Тантанадан соң чарада катнашучылар Пушкин һәм Октябрь урамнарында утыртылган агачларга су сиптеләр. Ә кайтышлый кайнар чәйдән һәм тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

– Су сибеп кайтышлый аграр көллият павильонында чәй эчеп, тәмле ризыкларын авыз итеп чыктым. Камырлары да бик тәмле. Район җитәкчелегенә рәхмәт. Мондый сату урыннары яшьләр өчен генә түгел, ә без өлкәннәр өчен дә бик кирәк. Бөтен кеше дә кафе-рестораннарга йөри алмый. Биредә ачык һавада тиз генә тамак ялгарга мөмкин. “Печән базары” райондашларыбызга озак хезмәт итсен, сәүдә мәданнары киңәйсен, – дип, изге теләкләрен җиткерде Мөслимдә яшәүче хезмәт ветераны, актив хәбәрчебез Флүрә апа Дәүләтшина.

Бөек шагыйребез Тукай шигырендә генә түгел, ә Мөслимебезнең нәкъ уртасында ясалган “Печән базары” исемен йөртүче әлеге мәйданчык , чын-чынлап райондашларыбызның җыелу урынына әйләнсен иде. Бу мәйданга килгән өлкәннәребез ил-көннәребезнең тыныч булуына сөенеп, яшьләребез җирлегебездәге тудырылган матур мөмкинлекләргә куанып ял итсеннәр һәм бу матурлыкны сакласыннар иде.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! Тукай урамы "Печән базары"