Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү бәйрәме кысаларында “Хорлар көрәше” үткәрелде

Мөслим гимназиясендә патриотик җырлар бәйгесе - “Хорлар көрәше” үткәрелде.

Сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Мөслим гимназиясендә “Хорлар көрәше” үткәрелде. Бәйгедә гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары – 11 сыйныф көч сынашты.
Бәйгене 1Б сыйныфы укучылары “Бравые солдаты” җыры белән башлап җибәрде. Кызлар һәм егетләр махсус хәрби костюмнардан сәхнәгә чыкты. Аларның чыгышына жюри иң югары бәя бирде.  “Хорлар көрәше”ндә 1Б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе – Ләйсән Фәхертдинова), 2 А һәм 2 Б сыйныфлары (класс җитәкчеләре Эльвира Ермолаева, Гөлназ Мирзасалихова), 3 А (сыйныф җитәкчесе – Галия Әюпова) җиңүчеләр булды. 4 А сыйныфы (Алсу Гумерова) гран-прига лаек булды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев