Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрле сораулар белән

Күпфункцияле үзәккә җылыту системасын кушуны сорап та мөрәҗәгать итәләр. “Мои документы” офислары мондый төр хезмәтне күрсәтми. Колл-үзәк операторларына медицинага кагылышлы (стоматология, УЗИ) шалтыратулар да була. Шулай ук МФЦ аша квадрокоптер теркәргә, якын чит илләрнең машина йөртү таныклыгын алыштырырга теләүчеләр дә бар.

Күпфункцияле үзәктә күрсәтелүче хезмәтләр санының (хәзерге вакытта алар – 187) артуына карамастан, әлегә барлык өлкәләр дә колачланмаган. Хәзер биредә салым органы, Пенсия фонды, Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр, ЗАГС, БТИ һәм кайбер башка ведомстволарның хезмәтен алырга була.
– Татарстандагы колл-үзәккә бер ел эшләү дәвамында 175 меңнән артык шалтырату булды. Операторлар кирәкле документлар, хезмәт күрсәтү вакыты, дәүләт пошлинасы күләме турында мәгълүмат бирә. Шулай ук якындагы “Мои документы” офисының адресын белергә, чиратка язылырга һ. б. мөмкин, – ди ТР күпфункцияле үзәгенең телефоннан хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Диана Курбакова.
Күпфункцияле үзәктә “Табылдыклар бюросы” хезмәте дә эшли. Мәсәлән, сез документлар тапсагыз, аларны үзәк хезмәткәренә тапшыра аласыз. Табылдыкны исәпкә алачаклар һәм хуҗасына кайтарып бирәчәкләр. Документларны үзегез югалткан булсагыз, колл-үзәккә шалтыратып, аларның күп функцияле үзәктә булу-булмавын белешә аласыз. Вакытыгызны янга калдыру өчен үзәкнең офисына килгәнче күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтыннан филиалларның эш графигы белән танышырга була.
Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев