Телевизион марафон узачак
Ватанны саклаучылар көнендә “Барысы да Җиңү өчен!” телевизион марафоны узачак.
23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында “Барысы да Җиңү өчен!” Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак.
Марафонның башлап йөрүчесе – Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге.
Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциядә катнашу өчен сылтамага керергә кирәк.
Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларга тапшырылачак. Марафон 23 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vatanny-saklaucylar-konenda-barysy-da-inu-ocen-televizion-marafon-uzacak-5867146
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев