Техникумның беренче карлыгачлары
Мөслим политехника техникумында чыгарылыш кичәсе үтте. Чарага “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары җитәкчеләре, “Август-Агро” җәмгыяте, Үрәзмәт сөтчелек комплексы вәкилләре килгән иде.
– Бүгенге чыгарылыш кичәсе безнең өчен аеруча кадерле, истәлекле. Уку йортының рәсми төстә техникум статусы алганнан соң беренче чыгарылышы бу. Егет-кызларыбызга үзләре теләгән уку йортларында белем алырга, күңелләре яткан эштә хезмәт куярга язсын! Алда – озын юл, ул сикәлтәсез булсын иде! – диде техникум директоры Илнар Миргалимов, укучыларны тәбрикләп.
– Быел техникум тәмамлаган 51 укучының 24е тракторчы-машинист һөнәренә ия. Авыл хуҗалыгына яңа кадрлар килә, дигән сүз. Егетләребез инде бүгеннән басу-кырларда эшләргә әзер, практика вакытында эшкә өйрәнеп, һөнәрләренең барлык нечкәлекләренә төшенделәр. Уналты укучы пешекче-кондитер белгечлеге үзләштерде. Пешекчеләргә ихтыяҗ көннән-көн арта. Ә безнең пешекчеләр арасында үзләрен WorldSkills кебек зур бәйгеләрдә сынарга өлгергәннәре бар. Рус Шуган авылыннан Олег Васильев – шундыйлардан. Бүген ул армия сафларында хезмәт итә. Айбар Хамматов 2019 елда WorldSkills бәйгесендә эретеп ябыштыру эше буенча республикада икенче урын алган иде, – ди техникум директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Разил Ханов.
Киләсе уку елында техникумга 75 укучы килер дип көтелә. Аларның 25е – автомеханик, тагын 25е – авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, калганнары пешекче-кондитер һөнәрен сайлаган.
Яңа уку елында техникумда тагын өч төркем ачылачак. Аларның берсе – пешекче-кондитер эше. Бу төркемдә укучылар 3 ел да 10 ай укыячак. Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белгечлеге буенча уку вакыты – 2 ел һәм 10 ай. Өченче төркем авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге буенча тупланачак. Бу төркемдә укучыларга 3 ел да 10 айдан соң техник-механик белгечлеге биреләчәк.
Техникумда кичке укулар да бар. Теләге булганнарга В, С, Е категорияләре буенча машина йөртүче, эретеп ябыштыручы, тракторчы-машинист белгечлекләре алырга була.
Техникум укучыларны 9 сыйныфтан соң кабул итә. Егет-кызларны инде эшле дип тә әйтергә буладыр. Егетләрнең күбесе практика узган оешма-предприятиеләргә эшкә урнаша. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим” агрофирмасы да укучыларны эшкә көтә. Егет-кызларның, туган җиребездә калып, кече ватаннарына хезмәт итүләре – җирлегебез үсешенә саллы өлеш!
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев