Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә
Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана - юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә, 29 октябрьдә, явым-төшем булмаячак, әмма төнлә температура +1...-4 градус булачак, ә көндез — 0..+5.
Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1...+3 градус булачак.
Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196046/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев