Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар авылларда йөри

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында авылларда күчмә мобиль поликлиника эшли.

 

Мобиль поликлиника районда 1 июньнән бирле эшли. Максат – ме­дицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрү.

Иске Карамалы авылында махсус җиһазландырылган автомашинада бер атна дәвамында тар профильле белгечләр кабул итте. Хәзер мобиль поликлиника Михайловкада кабул итә.

– Күчмә поликлиника Михайловка­да һәм әлеге җирлеккә якын авылларда яшәүчеләрне кабул итә. Авыл җирендә яшәүчеләргә медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлек тудыру максатын­да оештырылган проект дәвамлы бу­лачак, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары халыкның сәламәтлеген тикшертергә үз теләкләре белән килүен билгеләп үтте. Тикшерү вакытында күп кешедә диа­бет, йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыкланган.

– Табиблар медицина күзәтүе үтәргә махсус исемлек нигезендә ча­кыра. Иртәнге 8.00 сәгатьтән кабул итә башлыйбыз һәм соңгы пациент­ны озатканчы эшлибез. Тар профиль­ле белгечләргә күренү авыл халкы өчен бик уңайлы. Район үзәгенә бару өчен бөтен кешенең дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Бүгенге көндә без 31 кешегә диагностика – тикшерү үткәрдек, – ди Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Зөһрә Җиһаншина.

Мобиль поликлиника заман­ча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган. Автомашинада хезмәт күрсәтүче табиблар белән авыл халкы русча да, татар телендә дә ара­лашты. Табиблар унөч кешегә – район хастаханәсендә, ике пациентка башка медицина учреждениеләрендә өстәмә тикшеренергә тәкъдим итте.

– Аллаһы Тәгалә безгә тәнебезне әманәт итеп биргән. Пәйгамбәребез дә “Тәнегезне сәламәт чагында, авы­ру килгәнче саклагыз!” дигән. Мондый күчмә поликлиника авыл халкы өчен бик кирәк. Авыл кешесе өеннән чыгып китә алмый ул. Авырып китсә дә: “Үтәр әле”, – дип йөри. Авыл халкы үзе ту­рында уйламыйча, дөньясын кайгыр­та. Ә сәламәтлек булмаса, тормыш ма­турлыгы күренми. Тәнебез генә түгел, җаныбыз, рухыбыз да сәламәт булсын иде, – ди Михайловкада гомер итүче Расих хәзрәт Каюмов.

“Мобиль поликлиника” ком­плекслары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җиһазландырылган. Мондый машина­лар республикада дүртәү. Алар хезмәт күрсәтү зоналарына беркетелгән. Мо­биль поликлиникада регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог кабинетлары эшли.

– Барысы да чын поликлиника­дагы кебек. Табибларга шушы авыл кешеләре генә түгел, күрше-тирә авыл­ларда яшәүчеләр дә күренә ала. Бу эшне оештыручыларга зур рәхмәт! – ди Гөлҗиһан Латыйпова.

Мобиль поликлиника Михайловка авылында 24 июньгә кадәр эшләячәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев