Сугыш һәм хезмәт батырларын беләбезме?
Район ветераннар советының чираттан тыш конференциясе үтте
Конференцияне район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов алып барды. Өлкәннәр үзләрен борчыган темалар буенча фикер алыштылар.
Илгиз Низамов Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында ветераннар оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде.
– Узган гасырның сугышчан батырлыкларын искә алганда, ирексездән Бөек Ватан сугышын күзаллыйбыз. Бөек Ватан сугышына 9 меңгә якын райондашыбыз озатылган, шуның 6 меңнән артыгы һәлак булган. 100дән артык райондашыбыз – “Кызыл Йолдыз”, 50гә якыны “Дан ордены”, Баек авылыннан Бәдыйк Салихов өч дәрәҗә “Дан ордены” белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихы әле бүгенге көнгә кадәр дә өйрәнелеп бетмәгән. Вәрәшбаш авылыннан Миргарифан Гәрәев сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икенче һәм өченче дәрәҗә “Дан ордены”, Ленин ордены һәм башка күп дәүләт бүләкләре белән кайткан. Безнең бурычыбыз – бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган һәм өйрәнелмәгән бүләк ияләре хакында мөмкин кадәр күбрәк истәлекләр, мәгълүмат барлау. Бу эштә авыл җирлекләре советлары, музейлар, мәдәният хезмәткәрләренең ярдәменә өмет итәбез, – диде Илгиз Низамов.
Район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Равил Тимкин, ветераннар советы президиумы әгъзасы Ильяс Зиннуровның чыгышлары да конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылучы эшләргә тукталды, Хәрби батырлык һәм фидакарь хезмәт елына планлаштырылган эшләр белән таныштырды.
– Районыбыз өлкәннәре белән без тыгыз элемтәдә эшлибез. Хезмәттә дә, шатлыклы һәм авыр мизгелләрдә дә без бергә. Сезнең төпле киңәшләрегез, матур фикерләрегез безгә төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәт куярга ярдәм итә. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә матур эшләр белән алга баруда да ярдәмегез зур. Бүгенге конференциядә яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне дә өйрәнеп, аларны тормышка ашырырга бурыч итеп алабыз, – диде Альберт Хуҗин. – Район халкының матур бер сыйфаты бар, ул – бердәмлек. Шөкер, җирлегебездә төрле милләт вәкилләре дус, тату булып гомер итә. Моңа хөрмәтле өлкәннәребез дә зур өлеш кертә.
Район башлыгы өч буын вәкилләре дус-тату яшәгән гаиләләрдә үскән балаларның тәрбиялерәк, рәхимлерәк булуын, матур сыйфатларны гына туплавын да билгеләп үтте. “Әти-әни һәм әби-бабайлар балага төрле яклап тәрбия бирә”, – диде ул.
Өлкәннәр республика ветераннар оешмасының отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау һәм район ветераннар советы уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен дә карады.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев