Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорткомплекс та яңара

“Яшьлек” спорт комплексында яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә, сабыйлар да ял итә алачак.

Район үзәгендәге “Яшьлек” спорткомплексы яныннан узу­чылар: “Монда нинди эшләр бара икән?” – дип китәләрдер. Спортком­плекс та яшәрә бүген.

Эшкә старт күптәннән бирелде. Ә аңа кадәр спорткомплекс хуҗалары – яшьләр белән очрашу булды. Алар бирегә ял итәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә килүчеләр өчен нин­ди шартлар күзаллавын, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде. Казан архитек­торлары төркеме район җитәкчелегенең һәм яшьләрнең тәкъдимен истә тотып эшкә кереште. Район Башкарма ко­митеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров һәм район үзәгендә яшьләр эшенә, спортка кагы­лышы булган укытучылар, тренерлар, хезмәткәрләр, актив егет-кызлар күптән түгел, архитекторлар белән очрашып, башкарылган һәм алда торган эшләр хакында тагын бер кат сөйләштеләр.

Шактый мәйданны биләгән ком­плекс территориясендә спорт мәйданчыклары, скалодром, балалар өчен махсус мәйданчык, экстрим-скейт мәйданчык һ. б. булачак. Атынгычлар, сабыйлар өчен комлык турында да уй­ланылган.

Эшнең беренче чиратында юл­лар-сукмаклар булдыру һәм яктырту эшләре каралган. Алар, билгеләнешенә карап, асфальт-бетон, брусчатка яисә резин өслекле була. Навес, гамак, як­тырткычлар кебек уңайлыклар ял итүчеләрнең күңелләренә хуш килер­лек итеп, “Мөслим стиле”нә хас булган­ча эшләнәчәк. Комплексның бизәге бу­лачак төрле кече архитектура элемент­лары тагы да күбрәк мөслимлеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен этәргеч бирер дип өметләнергә кирәк. Эшнең икенче чиратында кирәкле җиһазлар урнаштыру каралган.

Архитектура бюросы җитәкчесе Ал­маз Вәлиуллин белән очрашуда катна­шучылар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Волейбол мәйданчыгы, ераклыкка-биеклеккә сикерү урынна­ры булдыру кирәклеге ассызыкланды. Керү-чыгу юлларының комплексны ура­тып алган микрорайоннарда яшәүчеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиешлеге турында да әйтелде. Шулай ук парковка, туалет булдыру мәсьәләләре дә читтә калмады.

Очрашу ахырында район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров табигать саклауда һәм экологик-агарту чараларында иң ак­тив катнашучыларга “Будет чисто” ре­спублика яшьләр экологик хәрәкәтенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Мөнирә Арсланова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев