Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль вычет алып буламы?

ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе мәҗбүри пенсия иминиятенә социаль вычет алу турында ялган мәгълүмат таралуы хакында кисәтә. 

 Социаль челтәрләрдә керемгә салымны ничек кайтарып булуы турында инструкция белән видеоролик таратыла. Дәүләт хезмәтләре порталында Пенсия фондыннан шәхси счет торышы хакында өземтә формалаштырырга һәм әлеге сумманы социаль вычет алу өчен салым декларациясенә кертергә тәкъдим итәләр. Иминиятләнгән затның социаль вычетны Пенсия фондындагы шәхси счет хакындагы өземтә буенча алуы РФ Салым кодексы нигезләмәләренә туры килми. 
РФ Салым кодексының 219 маддәсе 1 пункты 4 подпункты нигезендә гражданин мөстәкыйль рәвештә ирекле пенсия иминияте килешүе төзегән һәм шул килешү буенча пенсия взносларын мөстәкыйль рәвештә түләгән очракта салым вычеты алырга хокуклы. Социаль салым вычетына хокукын белдергәндә гражданин чыгымнарын документлар нигезендә расларга тиеш, ягъни салым органына Россия Пенсия фондына взносларны түләү турындагы документларны яисә эш бирүченең бу суммаларны Пенсия фондына күчерүе турындагы белешмәне тапшырырга бурычлы. 
Видеороликтагы мәгълүматка ышанмаска, аны таратмаска кирәк. Салым вычетлары турындагы бөтен мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына урнаштырылган. 
Нәзирә Гыйлаҗиева,инспекция җитәкчесе урынбасары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев