Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси эшмәкәрләрнең пенсиясе турында

Шәхси эшмәкәрләр өчен иминият взнослары күләмен һәм пенсия фонды белән мөнәсәбәтләр механизмын билгеләүче махсус нормалар каралган. 

Мөслим районында 400дән артык шәхси эшмәкәр теркәлгән. Россия Пенсия фондына взнослар ул – эшмәкәрнең булачак пенсиясе. Эшмәкәрнең иминият стажына Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш һәм (яисә) башка эшчәнлек чоры керә. Бу еллар дәвамында Россия Пенсия фондына иминият взнослары күчерелергә тиеш. Эш чоры иминиятләнгән затның шәхси счетыннан өземтә белән раслана. 
Шәхси эшмәкәрләр тарафыннан түләнүче иминият взносларының күләме һәм үзенчәлекләре хакында Салым кодексының 430, 432 маддәләрендә бәян ителә. Мәҗбүри пенсия иминиятенә билгеләнгән взносларны агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк. 
2020 елда пенсия алу өчен шәхси эшмәкәргә 55,5 (хатын-кызлар) – 60,5 (ир-ат) яшь булырга (2023 елдан хатын-кызлар – 60 яшь, ир-атлар – 65 яшь); минималь стаж 11 елдан да ким булмаска (2024 елдан – 15 ел); шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) 18,6 (2025 елдан – 30дан да ким түгел) булырга тиеш иде. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев