Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхес тәрбияләүдә сәнгатьнең роле зур

Авыл зурмы, кечкенәме – аның үз мәдәният йорты булырга тиеш

Соңгы арада җирлегебез кунаклар кабул итә. Сишәмбе көнне Мөслимгә эш визиты белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова килде.
Министр район сәнгать мәктәбендәге ремонт барышы белән танышканнан соң Яңа Усы авылына юл тотты. Биредә министр капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
Җиде ай эчендә Яңа Усы мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы бинаның түбәсен алыштырды, фасадын, диварларын ремонтлады. Яңа ишек-тәрәзәләр куелды, җылылык, электр системалары алыштырылды. Авылның нәкъ уртасында урнашкан мәдәният йорты бүген әллә каян балкып тора. 
– Шәхес тәрбияләүдә сәнгатьнең, мәдәниятнең зур роль уйнавын күрсәтеп, аңлатып бирү – безнең төп бурычыбыз. Яшь буын тәрбияле, зыялы булып үссен өчен шартлар тудыру мөһим. Авыл клублары, мәдәният йортлары арадашчы ролен үти. Иҗади яктан үсәр өчен төрле чараларда актив катнашу гына түгел, әлеге чараларга, бәйрәмнәргә үзеңнән дә өлеш кертү зарур. Балаларыбызны мәдәнияткә тарту кечкенәдән башланса гына, уңышлы булачак, – диде министр.
Авыл мәдәният йортында музей да урнашкан. Бүген анда борынгы экспонатлар, кулъязмалар урын алган. 
Ирада Әюпова Яңа Усы мәдәният йортының матди-техник базасын яңарту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды һәм бинаның алга таба да халыкка матур итеп хезмәт күрсәтүен теләде. 
– Республика программалары авылларның йөзен үзгәртүгә, авылларны үстерүгә юнәлтелгән. Ремонт барышында җирлек халкының да ярдәме зур булды. Территорияне чистарту, чәчәкләр утырту – уңган егет-кызларыбызның хезмәте, – диде Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. 
Яңа Усы авыл халкы министрдан мәдәният йортының актлар залына яңа креслолар да сорады. Ирада Әюпова мәсьәләне уңай хәл итеп буласына ышандырды. Районның сәнгать мәктәбе укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җыр репертуарына үзгәрешләр кертүне сорады. “Балалар җырларының күпчелеге рус телендә булу, чыннан да, уйландырырлык”, – диде министр.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев