Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәттә Мөслим районы ветераннар советы делегациясе булды

Терлекчелек тармагы ветераннарына заманча комплекс оештыру, сыерларны ашату рационы һәм аларны тоту шартлары турында сөйләделәр.

Үрәзмәттә роботлаштырылган товар-сөтчелек фермасында Мөслим районы ветераннар советы делегациясе булды.

Терлекчелек тармагы ветераннарына заманча комплекс оештыру, сыерларны ашату рационы һәм аларны тоту шартлары турында сөйләделәр.

Кунаклар эшне белеп, тере кызыксыну белән ферма хезмәткәрләрен тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Җитештерү, терлекләрне кышлату шартлары һәм бозаулату графигы белән кызыксындылар. Тәүлеклек савым күрсәткечләре кунакларны таң калдырды.

Мөслим районы ветераннар Советы Рәисе Илгиз Хафиз улы Низамов: "Комплекс бик ошады: технология, чисталык, тәртип...Автоматлаштырылган системалар шаккатырды-бу безнең өчен яңалык. Элекке вакытта барлык эшләр дә кулдан башкарылды. Комплекс коллективына һәм бөтен компаниягә уңышлар, чәчәк атуын, сәламәтлек телибез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев