Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан "Абилимпикс" хәрәкәтенә ярдәм итәчәк һәм үстерәчәк»

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында республика җыелма командасы икенче урынны яулады

Татарстан алга таба да «Абилимпикс»хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуда хәбәр итте.

«Узган елларда бу чемпионат сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган кешеләрне һөнәри юнәлеш бирү һәм мотивацияләү өчен старт мәйданчыгы булды. Без үз ягыбыздан бу хәрәкәтне алга таба да дәвам итәчәкбез һәм үстерәчәкбез, аның стандартларын гомуми белем бирү практикасына кертәчәкбез», — диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел ярышлар яңа дистанцион-көндезге форматта узды, бу чемпионатны тагын да масштаблырак итәргә мөмкинлек бирде.

Конкурсантларны әзерләүгә керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов педагогларга ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан командасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионатында 56 медаль яулады — 19 алтын, 19 көмеш һәм 18 бронза. Моннан тыш, 28 кеше призер булып, һөнәри осталыклары өчен медальләр алып кайтты.

Гомумкоманда зачетында татарстанлылар, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алдылар. Республика шулай ук «Абилимпикс»экспертлар берләшмәсе үсешендә икенче урында булды.

Чемпионат узган елның 23-29 ноябрендә узды. Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык катнашучы 77 компетенциядә җиңү өчен көрәште. Ярышларда җиңүчеләр 460 медаль белән бүләкләнде, шуларның 154 — алтын, 154 — көмеш һәм 152 — бронза.

Татарстаннан барлыгы 50 компетенция буенча 122 катнашучы катнашты. Конкурсантлар «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр»категорияләрендә ярышты. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-01-2021/rustam-minnihanov-tatarstan-budet-podderzhivat-i-razvivat-dvizhenie-abilimpiks-5798910

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев