Республикада «Велосипед»операциясе башланды
14 яшькә кадәрге яшүсмерләргә автомобиль юлында велосипедта йөрү тыела.
Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итәчәк профилактик чара барышында өлкәннәргә һәм балаларга карата таләпләр бертөсле булачак. «Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 7 велосипедчыга карточкалар төзелгән. Хокук бозучыларның барысы да мәктәп укучылары. Кагыйдәләрне велосипедчылар гына түгел, самокатлар, скутерлар белән идарә итүчеләр дә боза. 14 яшькә кадәрге яшүсмерләргә автомобиль юлында велосипедта йөрү тыела. Скутер белән 16 яшьтән яшьрәк балаларга идарә итәргә ярамый", - дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев