Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикли

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары,

 кадерле райондашлар!

 

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлыйм. Бу – сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән бәйрәм.

Сезгә зур сынаулар узарга туры килгән, районыбыз, туган республикабыз, гомумән, илебез үсешенә нигезне нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, күпме югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, иртәгәге көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез – бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык сагында торасыз. Белемегез, бай тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез. Милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да без сезгә таянабыз.

Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, юллар салына, биналар төзекләнә.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз – сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев