Пособие кемгә тиеш?
Соңгы елларда бала тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләр артты.
Пенсия фондына тапшырылган яңа төр түләүләр белән күпләр кызыксына. Алар хакында без РФ Пенсия фондының Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева белән сөйләштек.
– Фәридә Урмановна, яңа төр түләүләр кемнәргә тиеш?
– Яңа төр түләүләрне 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләр һәм 12 атнага кадәр йөклелек белән хастаханәгә исәпкә баскан хатын-кызлар алырга хокуклы. Тиешле пособиене алу өчен әлеге категориягә караучыларның Россия гражданнары булуы һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүләре шарт.
– Пособие нәрсәдән чыгып билгеләнә?
– Пособие алу өчен төп күрсәткеч – гаиләнең керем күләме. Пособие билгеләгәндә һәр гаилә әгъзасының кереме исәпкә алына. Гаилә членнарының хезмәт хакларын, пенсия, стипендия, банкка салынган акчага исәпләнгән процентлар, премияләр һ.б.ны кушып, әлеге сумманы 12 айга бүләргә кирәк. Гаиләдәге һәр кешегә 9995 сумнан азрак сумма туры килә икән, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы бар: керем дәрәҗәсен билгеләгәндә гаиләнең бар мөлкәте исәпкә алына, чөнки әлеге ярдәм аз керемле гаиләләргә каралган.
– Фәридә Урмановна, гаризаларны кайда тапшырырга кирәк?
– Гаризаларны Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп яисә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша тапшырырга була. Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк. Гариза тапшырылганнан соң барлык эшне Пенсия фонды хезмәткәрләре башкара, ягъни кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә үзебез алабыз, дигән сүз.
– Түләүләр кайчан һәм кайда күчә?
– Уңай карар чыгарылган очракта акча пособие билгеләнгән айдан соң килүче айның 25нче числосына кадәр гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Гариза бирүченең счеты үзенеке һәм гамәлдә булырга тиеш. Түләүне кире кагу турында карар чыккан очракта, гариза язучыга кире кагуның нигезле сәбәбен аңлатып, бер көн эчендә, хәбәр җибәрелә.
– Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек бала үстерүче ялгыз ата-аналарга түләү билгеләгәндә “нуль керем” кагыйдәсе кулланыла, диләр. Бу нәрсәне аңлата?
– Бу – айлык түләү билгеләү өчен керемнең теләсә кайсы төре – хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнес алып бару яки үзмәшгульлек керемнәре, авторлык гонорарлары исәпкә алына, дигән сүз. Исәпкә алына торган айларда әлеге төр керемнәр кермәгән һәм “нуль керем” кагыйдәсен кулланырга сәбәп булмаган очракта гаиләгә пособие түләнми.
– “Нуль керемнең” уңай сәбәпләренә нәрсәләр керә?
– Аның сәбәпләре төрле: өч яшькә кадәрге баланы, инвалидны, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне карау; 23 яше тулмаган гражданнарның көндезге бүлектә укуы; өч айдан озаграк дәвалану; чакыру буенча армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соңгы өч ай; иректән мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соңгы өч ай; баланың әтисе яисә әнисе генә булу (икесенең берсе үлгән, хәбәрсез югалган яки документларда язылмаган); эш урыны булмау, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң алты айдан артык вакыт узмау; күпбалалы гаиләнең әти-әнисе булу.
– Сәбәп чорлары тулаем исәпләнәме?
– Мисал өчен, гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Әни кешенең эш урыны бар, йөклелек вакыты – 14 атна, йөклелек буенча сигез атналык срок белән исәпкә баскан. Рәсми рәвештә эшләүче ире 2020 елның маенда эштән туктаган һәм, мәшгульлек үзәгендә дүрт ай исәптә торганнан соң, эшкә урнашкан. Бу очракта гаиләгә пособие түләнәчәк, чөнки исәпкә алына торган хисап чорында ир-ат сигез ай эшләгән, дүрт ай мәшгульлек үзәгендә исәптә торган. Ир эшләмәсә, мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаса, үзмәшгуль буларак теркәлмәсә, армиядә хезмәт итмәсә, сәламәт булса, бу очракта тискәре карар чыгарылачак.
– Фәридә Урмановна, пособиеләрнең күләме нинди?
– 8 яшьтән 16 яшькә кадәр бала үстерүче тулы булмаган гаиләләр – 4997,5 сум, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын- кызлар августтан башлап ай саен 5311 сум акча алачак. Йөкле хатыннар әлеге статусны 10-14, 18-22 һәм 30-32 атнага кадәр дәлилләп торырга тиеш. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә, ә түләүләрне гаиләләр агымдагы елның август аеннан ала башлаячаклар.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев