Песиләр бәйгедә катнашты
“Мөслим-информ” үткәргән “Песи, песи, пескәем” конкурсында 32 мыраубикә һәм мырауҗан катнашты. Аларның хуҗалары йомшак дусларының кызыклы фотоларын һәм видеоязмалар җибәрде.
Конкурста иң күп тавышны Сал. Мухан авылында яшәүче Лилия Садриеваның сфинкс токымлы Максигы җыйды. Садриевларның ике песие бар икән: Максик белән бергә шотланд токымлы Томас. “Песиләр үзара дус, тату. Сугышмыйлар. Томасны алып килә алмадым. Ул күбрәк урамда йөри, ни дисәң дә, яз бит”, – ди Лилия ханым.
Садриевларның дүрт аяклы дусларына бәйгенең иганәчесе – Илгизә Фәхранурованың “Нури” кибетеннән песиләр өчен витаминнар һәм муенчак тапшырдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев