Пекарь кәгазе
Камыр ашлары пешергәндә кулланыла торган пергамент кәгазьне “пекарь кәгазе” дип йөртәләр.
Ул печенье, тортны форма, табага ябыштырмый. Өйдә пекарь кәгазе булмаганда да югалып калмагыз. Принтер өчен кулланыла торган ак кәгазь, калька, факс кәгазенә маргарин яки үсемлек мае сөртергә мөмкин. Пешерү өчен кулланыла торган җиңсә дә пекарь кәгазен алыштыра ала. Фольга кулланырга уйласагыз, үсемлек мае белән майлагыз. Югарыда искә алган кәгазьләр булмаганда, духовка аслыгын яхшылап майларга, өстенә манный ярмасы сибәргә мөмкин.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев