Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Офицер Владивостокка китә

“Мөслим-информ” Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Солдатта булган диләр” фотоконкурс уздырган иде. Февраль дәвамында барган бәйгедә ун райондашыбыз катнашты. Шулар арасыннан Харрасовлар династиясе, иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Харрасовларда бүген – тантаналы көн! Оныклары Руслан, Казан танк училищесын тәмамлап, туган җиренә кайтты.

Мөслим урта мәктәбендә белем алып, параллель рәвештә район балалар сәнгать мәктәбенең балалайка бүлеген тәмамлаган егет, уку дәверендә төрле конкурсларда катнашып, җиңүче һәм лауреат исемнәрен ала. Шул ук вакытта Руслан спорт белән дә шөгыльләнә. Руслан иптәшләре белән “Дуслар истәлегенә” үткәрелүче футбол ярышларында ел саен призлы урыннар ала. “Танкистлар” командасы былтыр беренче урынны яулап, кубок һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
– 6 яшьтән футболга йөрдем. Тренерым Мизхәт Миңнегалиев кул астында беренче чыныгуларны алдым. Дүрт ел рәттән Казанда үткәрелүче “Казанский марафон”да катнашам. Төрле дистанцияләргә йөгерәм. 10, 21, 42 километрга йөгергән бар. Спорт минем тормышымда зур роль уйный,– ди Руслан.
6 сыйныфтан соң Руслан укуын Яр Чаллы татар-төрек лицеенда дәвам итә. Русланның укуы математика юнәлешендә була.
– Ялларга кайтканда репетиторлык белән шөгыльләндем. 4-6 сыйныф укучыларына шушы фәннәрне төгәлрәк үзләштерергә ярдәм итә идем. Татар теленнән үткән олимпиадада җиңүем дә – тырышып уку нәтиҗәсе, дип уйлыйм, – ди Руслан Харрасов.
2018 елда ул укуын Казанның Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесында дәвам итә.
– Оныгыбыз Руслан – безнең горурлыгыбыз. Спортчы буларак, аның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре, йөздән артык медале бар. Спорт мастерына кандидат булып тора улым. Танк училищесында укыганда, Мәскәү комиссиясе алдында дүрт төрле спорт нормативын тапшыруын белеп, ничек сөенгәнне белсәгез!.. Хәрби четырехборье – 60 метрга һәм 1 километрга йөгерү, турникта күтәрелү, каршылыклар полосасын узуда аңа тиңнәр булмаячагын күңелем белән сизгән идем, – ди Флера апа Харрасова.
Русланның хәрби юнәлеш сайлавына бабасы сәбәп булган. Ринат абый, Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, 1968 елда Совет Армиясе сафларына алына. Уссурийск хәрби-сәяси училищесын тәмамлый. Байкал арты хәрби округы, Германиядә совет гаскәрләре төркеме, Идел буе хәрби округларында хезмәт итә. 1981-1983 елларда Ринат абый Әфганстан республикасында разведбатальон командиры ярдәмчесе була. Көньяк гаскәрләр төркеме, Идел буе хәрби округында да Ренат абыйның батыр эзләре калган. “За службу Родине в Вооружённых Силах СССР” ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән райондашыбыз – җирлегебездә үткәрелүче һәр чарада көтелгән кунак.
– Руслан оныгыбызның Харрасовлар династиясен дәвам итүе белән чиксез горурланам. Әтием Мөҗәһит, исән булса, нәсел дәвамчылары булуына чиксез сөенер иде. Әткәй 1942 елда сугышка киткән, данлыклы “Смерш” офицеры булган. Берлинга кадәр барып җиткән һәм 1946 елда туган ягыбызга әйләнеп кайткан. Авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән, райком секретаре булган әткәйнең горур исеменә нәсел дәвамчылары алга таба да кызыллык китермәс, – ди Ринат Харрасов.
Руслан шушы көннәрдә танк училищесы юлламасы буенча Владивостокка взвод командиры булып китә. 
– Минем карамакта өч танк һәм солдат егетләр, контракт буенча хезмәт итүчеләр булачак. Укыган вакытта танк белән су астына да төшкән булды, танкларда укуларда йөрдек, төрле кораллардан атып карадык. Бу хезмәткә мин тәҗрибә туплап барам. Алга таба да сынатмаска иде, – ди офицер-лейтенант Руслан Харрасов.

Фото Р. Харисовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев