Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәзиләдән – итле бәрәңге

Бәрәңге – икенче икмәгебез. Бәрәңге аша­масак, тамак та туймый төсле. Быел бәрәңге аеруча тансык бул­ды. Симәк авылын­да гомер итүче Нәзилә Бәдретдиновадан бәрәңгедән гади, әмма бик тәмле һәм туклыклы ризык тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: биш кешелек гаилә өчен ярты килограммнан артыграк сыер ите, урта­ча зурлыктагы 7-8 бәрәңге, 3-4 кишер, 4 баш суган, 50 грамм атланмай, яшел тәмләткечләр, тоз.

Әзерләү тәртибе. Итне талгын утта ике сәгать пешерәбез. Пешкән итне һәр кешегә икешәр кисәк итеп җепселләренә ар­кылы итеп турыйбыз. Бәрәңгене бөтен ки­леш яисә урталай ярып пешерәбез. Ул арада яшелчә соусы әзерлибез. Соус өчен кишерне – түгәрәкләп, башлы суган­ны боҗралап турыйбыз да шулпада пешерәбез. Пешеп җитә дигәндә тәмләткечләр өстибез. Соус әзер булгач, лавр яфрагын алабыз, атланмай, шулпа салабыз. Ризыкны өстәлгә матур итеп бирү дә зур роль уйный. Тәлинкәгә баш­та кайнар бәрәңге, аның өстенә ит салабыз һәм яны­на яшелчә соусы сибәбез.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев