Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөстәкыйль языла аласыз

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте алдан язылу буенча кабул итә.

Кабул итү бары тик пенсия фонды сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша алып булмаган хезмәтләр буенча гына башкарыла.

– Алдан язылуның иң җайлы ысулы – электрон рәвештә язылу. Моны РФ Пенсия фондының (ПФР) рәсми сайтында тәүлек әйләнәсе эшләргә була. ПФР сайты аша шәхси кабул итүгә һәркем языла ала, шул исәптән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлмәгән затлар да, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Кабул итүгә язылу өчен Россия Пенсия фонды сайтының төп битендә (www.pfr.gov.ru) “Личный кабинет гражданина” пунктын сайларга кирәк. Битнең аскы өлешендәге “запись на прием” язуына басарга.

Гади генә тикшерү (“я не робот”) үткәннән соң, тиешле тәртиптә өстәмә битләрне тутыру сорала.

Мәгълүматлар – шәхси мәгълүматлар һәм контактлар күрсәтелә.

Урын – бу бүлектә гомуми исемлектән пенсия фондының иң якын бүлеген сайларга кирәк.

Тема – учреждениегә мөрәҗәгать итүнең сәбәбен күрсәтергә.

Дата һәм вакыт – числоны һәм вакытны сайларга.

– Аннан соң персональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалашасы, заявка җибәрәсе һәм күрсәтелгән вакытта кабул итүгә киләсе генә кала. Кирәк булган очракта кабул итүгә язылудан баш тартырга мөмкин, – ди Фәридә Ганиева.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев