Мөслимне чит илләрдә дә беләләр
Яңалыклар

Мөслимне чит илләрдә дә беләләр

“Агромастер” җитештерү компаниясе төрле регионнарга техника сата.

Узган атнада компания Волгоград, саратов, ростов, Оренбург өлкәләренә 18 агрегат саткан. Атна башында дисклы дүрт чәчү комплексын Чувашия Республикасыннан килеп алганнар. Алты метрлы механика дисклы чәчү комплексы Волгоград өлкәсенә озатылган. Контроль системалы киң алымлы “Agrator-12200” чәчү комплексын һәм өч рәтле “Tillermaster-14000” чәчү алды культиваторын Казахстанга алып киткәннәр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев