Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә - "Тоннель "операциясе. Кемнәр тоткарланды?

27 сентябрь көнне Мөслимдәге Урожайная урамында ЮХИДИ инспекторлары чираттагы “Тоннель” операциясен уздырды.

“Юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү, юлларда иминлекне тәэмин итү максатында ай саен шундый чара үткәрелсә дә, кагыйдә бозучылар кимеми. Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән бер райондашыбызга, иминлек каешын эләктермәгән биш шоферга, тизлекне арттырган бер хатын-кызга, иминият кәгазе булмаган өч мөслимлегә административ беркетмә төзелде. Профилактик чара барышында җәяүлеләрнең яктыркыч кайтаручы элементлар куллануына да аерым игътибар бирелде, ике үсмергә кисәтү ясалды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев