Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мемориалда – яңа стела

Быел сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә стела ачылды.

Россия чикләре дистәләгән мең чакрымнарга сузылган. Ул ча­крымнар судан да, коры җирдән дә, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сак­чылары гаскәрләре саклый. Ел саен 28 май көнне чик сакчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Быел сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә стела ачылды. Тантаналы ча­рада район башлыгы Рамил Муллин кат­нашты.

– Бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Бу көн дәүләтебез чикләрен са­клау буенча хәрби бурычын үтәгән ир- егетләргә карата хөрмәт хисе уята. Чик сакчысы булу – җитди хезмәт. Без сезнең белән горурланабыз! Чик сакчылары үткән юлын, солдат хезмәте таныштыр­ган дусларын, ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен беркайчан да онытмый, – диде район башлыгы, символик лента­ны кисеп.

Мемориаль комплекста тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде. Бар­лык буын чик сакчыларына багышланган обелиск булдыру идеясе белән янып, аны чик буенда хезмәт иткәннәр ярдәме белән тормышка ашыруга ирешкән Расих Гани­ев – чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрнең район берләшмәсе җитәкчесе.

– Чик буе – иң кырыс, җаваплы уча­сток, дошман юлындагы беренче сызык. Шуңадыр чик сакчыларына туган җир һәм Ватан төшенчәләре аеруча якын. Чик буе гаскәрләрендә батыр йөрәкле, кур­ку белмәс, тәвәккәл егетләр генә хезмәт итә ала. Суда, һавада, коры җирдә иле­без чикләрен саклаучылар быел әлеге гаскәрләрнең 103 еллыгын билгеләп үтәләр. Бәйрәмегез белән котлап, имин тормыш телим! – диде чарада катнашкан Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссариатның мобилизацияләү бүлеге җитәкчесе Камил Миңнеголов.

Җирлегебездә ватанпәрвәрлек хисләре кечкенәдән тәрбияләнә. Бала­ларда туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен булдыруда балалар бакчалары зур тырышлык куя. Без моны тантаналы чарада да күрдек. “Миләшкәй” балалар бакчасының яшь патриотлары чик сак­чыларын бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. Ренал Рәхимовка – “Чик буе гаскәрләренә – 100 ел” медале, бертөркем чик сакчыларына дипломнар, Рәхмәт хат­лары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмгә районыбызда яшәүче чик сакчылары гына түгел, күрше район­нардан да кунаклар килгән иде. Сугыш­чан һәм хезмәт даны мемориаль ком­плексындагы стела – хәтер-хатирә уры­ны да. Биредә чик сакчылары үзләренең хезмәт елларын искә төшерделәр, иле­без чикләрен саклаганда вакытсыз ва­фат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм азагында стела алдына чәчәкләр, веноклар салын­ды.

– Әлеге бәйрәмгә ел да киләм. Яшел фуражкалы, көчләре ташып торган ир- егетләргә сокланам. Машиналарга утырып, флаглар тотып урам әйләнүләре генә дә ни тора! Автойөрешне алар ел да үткәрәләр. Тормыш иптәшем дә чик сакчысы булып хезмәт иткән. Чик сакчылары белән го­рурланып яшим. Алар янәшәсендә үзеңне ныклы канат ышыгында хис итәсең, – ди Мөслимнән Эльмира Бакиева.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев