Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояшлы көннәр бирсен!

Хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә кереште. Кояшлы көннәрдә әзерләнгән азык сыйфатлы була, ди белгечләр.

Беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә “Август-Мөслим” агро­фирмасы кереште. Агро­фирма эшчеләре бүген се­наж салу белән мәшгуль. Яшел масса кайта башла­ганчы хуҗалыклар сенаж базларын азык калдыкла­рыннан, тирестән арын­дырды һәм дезинфекция эшләрен башкарды.

– “Август-Мөслим” агро­фирмасында терлек азы­гы әзерләү өчен техника җитәрлек, эшчеләр мах­сус кием белән тәэмин ителгән. Хезмәтне саклау, техника куркынычсызлы­гы кагыйдәләре үтәлә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Агрофирмада терлек азыгы әзерләүгә җаваплы карый­лар. Сенаж салу технологи­ясе төгәл үтәлгәч, әзер се­наж массасының сыйфаты яхшы, туклыклылыгы юга­ры була.

Сенаж салу белән беррәттән фермер хуҗалыкларында печән әзерләү дә бара. Хуҗалыклар күпьеллык үләннең туклы­клы матдәләргә иң бай чо­рында – чәчәккә бөреләнү фазасында эшкә кереш­те. Бүгенге көндә районда терлек азыгы әзерләүдә 36 берәмлек техника катнаша.

– Терлек азыгы әзерләүгә никадәр иртәрәк тотынсаң, шулкадәр яхшырак. Соңга калган саен, азыкның сый­фаты начарая. Һава шартла­ры да үзгәреп тора. Кояшлы көннәрдә әзерләнгән азык сыйфатлырак була. Бүгенге көндә районда 3571 баш шартлы терлек исәпләнә. Концентрат азыкны да кер­теп исәпләгәндә, һәр шарт­лы терлеккә 38 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Бу – 2500 тонна печән, 13 мең тонна сенаж, 14300 тонна силос, 2500 тонна салам туплау кирәк, дигән сүз. Җаваплы компаниягә “Август- Мөслим” агрофирмасының, “Исламов” крестьян-фер­мер хуҗалыгының яхшы әзерлек белән килүен әйтергә кирәк, – ди Ренат Вәлиев.

Яңгырлар нәтиҗәсе – быел аграрийлар терлек азыгы әзерләүгә иртәрәк ке­реште. Бүгенге көндә рай­онда 336 тонна печән, 5475 тонна сенаж әзерләнгән. Бу – бер шартлы терлеккә 5,3 центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз.

Районда узган елдан кал­ган терлек азыгы запаслары да бар, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Узган җәйнең коры килүен исәпкә алып, хуҗалыклар терлек азыгын 1-1,5 елга җитәрлек итеп әзерләүне максат итеп куй­ган.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев