Күмәкләп сугышканда дүрт кешегә пычак белән чәнчегәннәр
Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар.
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Имәнлек урамында 29нчы йорт янында ир-атлар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Күмәкләп сугышу аркасында дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Аларның барысына да пычак белән чәнчегәннәр. Зыян күрүчеләргә 29, 37, 49 һәм 55 яшь. Аларның өчесенең хәле уртача авыр, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.
Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев