Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкләрне гизәбез

30 июль көнне Мөслим җирлегендә мавыктыргыч чара узды.

30 июль көнне Мөслим җирлегендә мавыктыргыч чара узды. Аны ТР Көрәш федерациясенең Мөслим бүлеге һәм "Азнакай-Аэро" хәрби-патриотик яшүсмерләр спорт аэроклубы оештырды.

Шуганка һәм Азнакай районының Тат. Шуган авыллары басуы киселешендә ясалган махсус аэродромга А-22 аэропракты төште. Чарага мөслимлеләр генә түгел, күрше-тирә районнардан да килүчеләр шактый иде.

Очучы-пилотлар Илдар Фазуллин, Рамил Гаязов, ветеран очучы Рәшит Шәфиков белән теләгән һәркем әңгәмә корды һәм истәлеккә фотога төште. Өч километр биеклеккә күтәрелергә, аэропрактта очарга теләүчеләргә мондый мөмкинлек тә тудырылды. Мөслим районы Шуганка авылыннан 700 метр Тат.Шуган юнәлешендә узган чара күкне гизүчеләр өчен аеруча истәлекле булды. Чараны башлап йөрүче һәм иганәчесе - ТР көрәш федерациясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Алгиз Корбанов.

Коллегабыз Лилия Шәймиевага да очар кошлар биеклегеннән Мөслим җирләрен күрергә насыйп булды.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев