Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап турында

Даниядә “Тере китапханә” бар. Анда китап урынына берәр кешене сайлап алып, 30 минут дәвамында аның үз тормышы турында сөйләвен тыңларга мөмкин.

Финляндиянең Вантаа шәһәрендәге Тиккурила китапханәсендә караоке бар. Дөрес, ул калын дивар­лар белән аерып алынган. “Китапханәгә җырларга барам әле”, – диючеләр анда берәүне дә шаккатыр­мый.

Укырга теләге булган кеше китапны космоста да таба ала. Халыкара космик станциядә урнашкан китапханәдә йөзгә якын китап бар.

Googie дөньядагы китапларны санаган. Җир йөзендә барысы 129 864 880 исемдә китап бар икән.

Француз Жозеф Фореның “Апокалипсис” дигән китабы дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. Париждагы сәнгать музеена куелган бу китапның бәясе 100 миллион франк тора.

X гасырда яшәгән бөек фарсы вәзире Абдул Ка­сыйм Исмаил китапханәсен һәрвакыт үзе белән йөрткән. 117 мең данә китапны 400 дөя ташыган. Китаплар алфавит тәртибендә урнашкан булган.

Румыниянең бер шәһәрендә халыкны китап укырга этәрә торган яңалык керткәннәр. Биредә җәмәгать транспортында телефонга текәлеп түгел, китап укып баручы пассажирларга юл йөрүне буш­лай итә торган көннәр була икән.

Лондонның География музеенда сакланган ат­лас иң авыр китап булып санала иде. Ул 320 кг авыр­лыкта. 2011 елда бу рекордны Татарстандагы Болгар музеенда саклана торган Коръән узып китте. Махсус технология буенча басылган, тышлыгы кыйммәтле ташлар белән бизәлгән изге китапның авырлыгы 800 килограммнан артык.

Татарстанда 1545 китапханә бар, ә инде ведом­ство һәм мәктәпләрнекен дә санасаң, аларның исәбе – 3300гә, гомуми китап фонды 66 миллион данәгә җитә.

Татарстанда китапханәләрнең 86 проценты авыл­ларда урнашкан. Республикабыз китапханәләреннән ел саен 1,46 миллион кеше файдалана. Бүгенге көндә китапханәләрнең 90 проценты интернетка тоташ­тырылган, басмаларның электрон каталогы төзелә. Хәзерге вакытта Татарстан электрон китапханәсендә 5 меңгә якын китап белән танышырга мөмкин.

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев