Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер шәме” акциясе

22 июнь көнне мөслимлеләрне үз Хәтер шәмен кабызырга 20.00 сәгатьтә Сугышчан һәм Хезмәт даны мемориаль комплексында көтеп калабыз.

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилләт акциясе уза: бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына.

Акциягә онлайн кушылып, Хәтер көне сайтында виртуаль шәмне кабызып була. Акцияне тормышка ашыру өчен ДЕНЬПАМЯТИ.РФ интернет-платформасы эшли.

15-22 июнь көннәрендә һәр кулланучы сайтта
- үз "Хәтер шәме"н кабыза;
- бөтен ил буенча күпме "Хәтер шәме" кабынганын күрә;
- Россия шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы ничек башланганын белә;
- мәгълүматны теләсә кайсы социаль челтәрдә үз сәхифәсендә урнаштыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев